news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшьләр төркеменең тагын бер активисты кулга алынды

Ришвәт алуда гаеп белдерелгән 19 яшьлек егет 28 гыйнварга кадәр өй сагында булачак.

(Чаллы, 10 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда яшьләр төркеменең тагын бер активистын кулга алганнар.

Шәһәр суды хәбәр иткәнчә, тикшерүче үтенече буенча, өй арестына 19 яшьлек Чаллы кешесе урнаштырылган, аңа төркем белән акча алуда гаеп белдерелгән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, бу арест - шәһәрдә яшьләр төркемнәрен бетерүдә хокук саклау органнарының комплекслы эшчәнлегенең тагын бер этабы.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек судның Чаллының «31нче комплекс» яшьләр төркемендәге лидерларының берсен кулга алуы хакында хәбәр иткән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100