Минзәләдә авиаһәлакәттә вафат булганнар истәлегенә вакытлыча мемориал булдырылды

Президент аппараты департаменты җитәкчесе Наил Гарипов, республиканың спорт министры урынбасары Илдар Садриев, район башлыгы Айдар Сәлахов мемориалга беренчеләрдән булып чәчәкләр салды.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Минзәләдә авиаһәлакәттә һәлак булганнар истәлегенә вакытлыча мемориал булдырылды.

«Мемориал аэроклубның административ бинасын янында ясалды. Кешеләр чәчәкләр алып килә, кайгы уртаклаша», — дип сөйләде «Татар-информ»га әлеге вакыйганың шаһиты.

Президент аппараты департаменты җитәкчесе Наил Гарипов, республиканың спорт министры урынбасары Илдар Садриев, район башлыгы Айдар Сәлахов мемориалга беренчеләрдән булып чәчәкләр салды.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Президенты Рөстәм Миңнеханов 11 октябрьне республикада мәтам көне дип игълан итте.