Эксперт: Л-410 самолеты йөге күп булуы аркасында һәлакәткә очраган булырга мөмкин

Әлеге самолет 15-16 кешегә исәпләнгән.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Минзәләдә Л-410 җиңел моторлы самолеты йөге артык күп булуы аркасында һәлакәткә очраган булырга мөмкин.

«Минзәлә янында егылып төшкән самолет 15-16 кешегә исәпләнгән. 20 парашютчы һәм экипажның 2 әгъзасы — бу бик күп. Һава судносының йөге күп булуы һәм самолетның центровкасы бозылуы шушындый фаҗигагә китергән булырга мөмкин. Әмма, башка сәбәпләр — начар һава шартлары, самолетның техник төзексезлеге һәм идарә итүдә хаталар да булырга мөмкин. Әлеге хәл берсүзсез, фаҗига», — дип сөйләде Татарстан буенча Росавиациянең элекке җитәкчесе, очучы Шәфкать Гомәров.

Алдарак «Татар-информ» бүген иртән Минзәләдә җиңел моторлы самолетның һәлакәткә очравын язган иде. Фаҗигадә 15 кеше һәлак булды.