Чаллыда кечкенә улын үтергән хатынга психиатрия экспертизасы билгеләнгән

Кичә күчмә суд утырышында хатын-кызны кулга алганнар - ул хастаханәнең сак астындагы махсус палатасында булачак.
(Чаллы, 10 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Кечкенә улын үтерүдә һәм икенче баланы үтерергә омтылуда шикләнелүче Чаллы кешесенә берничә экспертиза, шул исәптән психологик-психиатрия экспертизасы билгеләнгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Чаллы бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.32 яшьлек Чаллы хатын-кызына суд-медицина, дактилоскопик һәм криминалистика экспертизаларын узарга туры киләчәк. Аңа психологик-психиатрик тикшерү дә билгеләнгән. Аның нәтиҗәләре буенча, нинди дә булса тайпылышлар булу-булмавы ачыкланачак.«Татар-информ мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Автошәһәрнең 59нчы комплексында гадәттән тыш хәл көнчелек нигезендә булырга мөмкин. Кичә күчмә суд утырышында хатын-кызны кулга алдылар - ул хастаханәнең махсус палатасында сак астында булачак.