Россия туристлары Туниста юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән

Авария Таузар шәһәре тирәсендә була.
(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Туниста юл-транспорт һәлакәтендә Россия туристлары зыян күргән, дип хәбәр итә "Вести.ru ".Агентлык мәгълүматлары буенча, Таузар шәһәре тирәсендә кичә иртән россиялеләр утырган автомобиль әйләнә. Барлыгы биш кеше зыян күргән. Алар барысы да якындагы хастаханәгә китерелгән.Хәзерге вакытта һәлакәт сәбәпләре һәм зыян күрүчеләрнең хәле ачыклана.