Тукай районы суды көчләүдә гаепләнүчегә карата хөкем чыгарачак

Тукай районы прокуратурасы көчләүдә гаепләнүче 19 яшьлек егеткә карата җинаять эшен судка тапшырган

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 19 яшьлек Үзбәкстан егете моңарчы да законсыз төстә наркотик матдәләр саклавы өчен җинаять җаваплылыгына тартылган була һәм ул вакытта шартлы җәза белән генә котылып кала.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 8 нче июнь көнне төнге сәгать 2 ләр тирәсендә Тимур С. ике иптәше белән мотоциклда Ургуды авылыннан Татарстан бистәсенә юл ала. Юлда алар шулай ук бистәгә таба баручы танышлары С.ны очрата. Гүзәл зат егетнең аны мотоциклда алып кайту турындагы тәкъдимен кире какмый. Мотоциклда барганда ук Тимур хатын-кызга бәйләнә башлый, ә мотоцикл бөтенләй туктагач, аңа җенси мөнәсәбәтләргә керергә тәкъдим итә. Моңа гүзәл зат каршы җавап белдерә.
Аннан соң, тикшерү версиясе буенча, ризалык ала алмаган С., хатын-кызның битенә күз яше чыгаручы газ сиптерә, аннан аны урманга алып кереп, берничә тапкыр көчли.
С.ка карата җәзаны Тукай районы суды чыгарачак.