Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бер ир-ат, үз йортында чыккан янгыннан котылырга тырышып, аягын пешергән
Янгынның мәйданы 142 квадрат метр тәшкил иткән.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бер ир-ат, үз йортында чыккан янгыннан котылырга тырышып, аягын пешергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Республиканың Биектау районы Өнсә авылында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген 3.55 сәгатьтә килгән.
Биредә бер катлы агач йортны һәм янәшәдәге корылмаларны ялкын телләре ялмап алган.
61 яшьлек йорт хуҗасы янгыннан урамга чыгып котылган, әмма аякларын пешергән. Ир-атны Әтнә Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
Янгынның мәйданы 142 квадрат метр тәшкил иткән, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз