Тукай районында «КАМАЗ» белән бәрелешкән машина йөртүчесе исән калган

Авария М7 юлында Түгәрәк Кыр бистәсе борылышында килеп чыккан.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Тукай районында бетонболгаткыч белән бәрелешкән җиңел машина йөртүчесе исән калган. Бу хакта «Татар-информ»ның махсус корреспонденты хәбәр итте.«Авария М7 юлында Түгәрәк Кыр бистәсе борылышында килеп чыккан. 10нчы модельле «Лада» Чаллы ягына бара торган булган. Шул чакта «КАМАЗ» борыла башлаган һәм шунда алар бәрелешкән», — дип сөйләде агентлык корреспонденты. Җиңел машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. Аның күкрәк читлегенә зыян килгән. Автомобиле тимер өеменә әйләнеп калган.