Казанның «Батыр» үзәгеннән эштән азат ителгән дзюдо тренерын суд кире кайтарган

Яшь дзюдочылар эштән куылган тренерны кире кайтаруда ярдәм итүне сорап, Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырган.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Елена Саляхова). Казанның «Батыр» үзәгеннән эштән азат ителгән дзюдо тренеры Артур Сираҗетдиновны суд эшкә кире кайтарган.

«26 июньдә Казанның Мәскәү районы суды карар чыгарды. Кичә ул үз көченә керде», — дип ачыклык кертте Артур Сираҗетдинов.

Тренер сүзләренчә, аның җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары аның кире кайтуын таләп итүе суд карарына йогынты ясаган. Алар мөмкин булган инстанцияләргә гариза язган, судта чыгыш ясаган һәм балалары спортта ирешкән уңышлары турында сөйләгән.

«Суд тәмамлангач һәм мин эшкә чыккач, балалар шатлыктан елады», — диде тренер.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанның Мәскәү суды «Батыр» үзәгенең дзюдо буенча тренеры Артур Сираҗетдиновны эшкә кайтару турындагы шикаятьне карый.

Яраткан педагогларына тренировкаларга кире кайтырга яшь дзюдочылар ярдәм итәргә булган. Алар эштән куылган тренерны кире кайтаруда ярдәм итүне сорап, Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырган һәм YouTubе каналына урнаштырган.