Казанда олы яшьтәге хатын-кыз, машина астында калып, төрле тән җәрәхәтләре алган

Шимбә иртәсендә Курчатов урамында «Шевроле» автомобиленең йөртүчесе «зебра» буйлап юл аркылы чыгып барган 91 яшьлек әбигә юл бирмәгән.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда олы яшьтәге хатын-кыз, машина астында калып, төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Авария шимбә иртәсендә, 8 августта, Курчатов урамындагы 10нчы йорт каршында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Шевроле» автомобиленең 44 яшьлек йөртүчесе, уңга борылган вакытта, «зебра» буйлап юл аркылы чыгып барган 91 яшьлек әбигә юл бирмәгән.

Нәтиҗәдә, җәяүле авыр тән җәрәхәтләре (аның иңбаш һәм бот сөяге сынган, куллары сыдырылган) алган.