news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җиңел автомобиль баганага килеп бәрелгән, зыян күрүчеләр бар

Авария кичә төнге уникенче яртылар тирәсендә Чернышевский һәм Профсоюз урамнары чатында булган.

Казанда җиңел автомобиль баганага килеп бәрелгән, зыян күрүчеләр бар
шаһитлар

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике җиңел автомобиль катнашында авария булган. Аларның берсе баганага килеп бәрелгән, зыян күрүчеләр бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Аларның сүзләреннән билгеле булганча, авария кичә төнге уникенче яртылар тирәсендә Чернышевский һәм Профсоюз урамнары чатында булган. Биредә ике җиңел автомобиль бәрелешкән.

«Нәтиҗәдә, җиңел автомобильләрнең берсе, тротуарга чыгып, баганага һәм бина почмагына килеп бәрелгән. Икенчесе урам чатында аркылы баскан. Ашыгыч ярдәм табиблары бер кешене хастаханәгә алып китте», - дип сөйләде әлеге аварияне күргән кешеләрнең берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100