Оренбург өлкәсендә Татарстан шоферы һәлак булган авария видеога эләккән

Кичә Мәскәү-Чиләбе трассасында үлем очрагы белән һәлакәт булган.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Оренбург өлкәсендәге трассада фура белән бәрелешкәндә Татарстаннан җиңел машина йөртүче 49 яшьлек ир-ат үлгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Оренбург өлкәсе буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.«9 августта Богырыслан районы полициясенә Мәскәү – Чиләбе автоюлында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килде. Полиция хезмәткәрләре Чиләбедән Мәскәү ягына таба барганда 10нчы модель «Лада» автомобиле йөртүчесе каршы хәрәкәт полосасына чыгып, «МАН» йөк машинасы белән бәрелешкән, диделәр идарә матбугат хезмәтендә.Бәрелешү бик көчле булган. Җиңел машина тимер өеменә әверелгән, ә зур йөк машинасы кюветка төшеп киткән һәм әйләнгән.«Лада»ның 49 яшьлек шоферы алган җәрәхәтләрдән урында һәлак була. Фура йөртүчене күпләгән җәрәхәтләр белән хастаханәгә илтәләр.