news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районында ял базасы янындагы күлдә яшь егет батып үлгән

Һәлак булган 19 яшьлек егетне судан танышлары чыгарган, шуннан соң аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ютазы районында ял базасы янындагы күлдә яшь егет батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Исмәт авылы янындагы күлдә 19 яшьлек егетнең батуы турында бүген 7:55 сәгатьтә 112 бердәм номерына хәбәр итәләр. Фаҗига урынына табиблар һәм полиция хезмәткәрләре килгәндә һәлак булган егетнең мәетен судан танышлары алып чыккан булган.

Егетнең әнисе һәм иптәшләре белән ял базасында ял иткәнлеге мәгълүм. Һәлак булган егетнең әнисе әйтүенчә, улы айнык булган.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100