Казанда метро станциясендә өлкән яшьтәге ир-ат вафат булган

Казан кешесе ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Казанда «Яшьлек» метро станциясендә өлкән яшьтәге ир-ат вафат булган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.«Бүген көндез метро станциясендә 65 яшьлек ир-ат вафат булды. Өлкән кеше ашыгыч ярдәм килгәнче үлде», — дип сөйләде чыганак.