Татарстанда мазутлы резервуардагы янгынны сүндерү дәвам иттерелә

Һәлакәт нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән

  (Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Тукай районында мазут калдыклары калган резервуарда чыккан янгынны сүндерү эшләре дәвам иттерелә, дип белдерде бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Гомумән алганда, янгын сүндерү хезмәткәрләре ут стихиясенә каршы 18 сәгать көрәшә.

Тукай районы Круглое поле бистәсендә элеккеге котельня территориясендә янгын турындагы хәбәр 16.12 сәгатьтә шаһит тарафыннан белдерелгән. Объект территориясендә мич ягулыгы (мазут) саклануы билгеле булды.

1 мең куб метр күләмле, 9 метр биеклектә, 12 метр диаметрлы стационар капкачлы металл резервуар яна.

16.17 сәгатьтә һәлакәт урынында резервуарның 100 кв. метр чамасы мәйданында януы ачыкланды, 20 метр ераклыктагы күрше резервуарларга да ут таралу куркынычы бар иде.

“Һәлакәт урынында 1991 елгы гражданин зыян күргән, ул 2-3 дәрәҗә тән җәрәхәте алган, Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган”, - дип билгеләп үтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Янгын сүндерүгә “Россия тимер юллары” ААҖ янгын сүндерү поезды җәлеп ителгән. Шулай ук янгын сүндерү өчен нефть янгыннарын сүндерүдә махсуслашкан Әлмәт көчләре юнәлдерелгән.

Янгын сүндергәндә көчле җил булу һәм резервуар стенасы ярылу сәбәпле, яна торган продукт савыттан чыккан.

Янгын чыгуның сәбәбе җитештерү җиһазларының төзексезлеге, технологик процессның бозылуына бәйле булырга мөмкин. Китерелгән зыян исәпләнә. Гадәттән тыш ведомствода корылманың иминиятләштерелмәгән булуын искәрттеләр. Күзәтчелек-кисәтү чаралары үткәрелмәгән, чөнки 2012 елда бу территория аукцион буенча шәхси затка сатылган булган.

“10 июньнең 10.30 сәгатенә янгын сүндерелмәгән”, - дип билгеләп үттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

Янгын сүндерүгә 63 кеше һәм 16 берәмлек техника җәлеп ителгән.