Татарстанда “Алкоголь” операциясе кысаларында 217 кеше җаваплылыкка тартылган

Законсыз әйләнештән 1 миллион сумлык алкоголь продукциясе, спирт һәм составында спирт булган икеләтә куллануга исәпләнгән сыеклык алынган
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Сабантуй бәйрәме алдыннан ТР Эчке эшләр министрлыгы Татарстан территориясендә “Алкоголь” оператив-кисәтү операциясен үткәрде.
11 көн дәвам иткән операция барышында шәһәр һәм район органнары хезмәткәрләре тарафыннан ваклап һәм күпләп сату итү объектларында, шәхси секторда һәм автотранспортта 2 меңнән артык тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә, законсыз әйләнештән 1 миллион сумлык 1200 литрдан артык легаль булмаган алкоголь продукциясе, 8500 литр спирт һәм составында спирт булган икеләтә куллануга исәпләнгән сыеклык алынган.
Барлыгы төрле төрдәге 380 хокук бозу очрагы ачыкланган, 33 факт буенча җинаять эше кузгатылган. Мисал өчен, Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Казанның Идел буе районында 100 литр ялган аракыны контроль сатып алу барышында беркайда да эшләмәүче Кәримов һәм Хәбибуллин тоткарланган. Моннан тыш, яшәү урыны буенча бер ир-аттан составында спирт булган 80 литр сыеклык, 370 литр коньяк һәм аракы алынган. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 238нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Операция барышында 217 кеше административ җаваплылыкка тартылган, 170 мең сум күләмендә штраф салынган. Шулай ук операция вакытында Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә ялган аракы ясау һәм сату буенча ике яшерен цех ачыкланган.
Мисал өчен, Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Казанның Яңа Савин районында “Заречье” гараж-төзелеш кооперативында шәхси гаражда “Татспиртпром” ачык акционерлык җәмгыятенең төрле заводлары һәм җитештерүчеләренең тауар билгеләрен кулланып ялган аракы ясау һәм сату белән шөгыльләнгән беркайда да эшләмәүче ир-ат тоткарланган. Әлеге гаражда составында спирт булган 1300 литр “Максимка” сыеклыгы, буш шешәләр, мичкә, аракы ясау өчен башка төрле кирәк-яраклар табып алганнар.
Моннан тыш, чаралар барышында 3300 литр легаль булмаган алкоголь продукциясе, 1590 литрдан артык көмешкә һәм әче бал юк ителгән.