Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә тәүлек эчендә коронавируслы 321 пациент вафат булган
Пандемия чорында барлыгы 113 647 кеше үлеме расланган.
(Казан, 10 май, «Татар-информ»).Тәүлек эчендә Россиядә Covid-19 инфекциясеннән 321 пациентның үлеме расланган. Пандемия чорында барлыгы 113 647 кеше вафат булган. Бу хакта РИА Новости коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта журналистларга бирелгән мәгълүматка сылтама белән хәбәр итә.
«Соңгы тәүлек эчендә 321 үлем очрагы расланган… Барлыгы 113 647 кеше вафат булган», — диелгән хәбәрдә.
Аерым алганда, Мәскәүдә тәүлек эчендә коронавирустан 56, Санкт-Петербургта 30, Самара өлкәсендә 17 пациент үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз