Журналист Сергей Доренконың үлеме сәбәбе билгеле булды

“Говорит Москва” радиостанциясе мәгълүматлары буенча, Доренко аортасы өзелү сәбәпле вафат булган.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). “Говорит Москва” радиостанциясенең баш мөхәррире Сергей Доренко аортасы өзелү сәбәпле вафат булган. Бу хакта радиостанциягә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

  • Сергей Доренко 59 яшендә 9 майда вафат булды.

“Говорит Москва” радиосының баш мөхәррире аортасы өзелү сәбәпле вафат булды. Суд-медицина экспертизасы язмасында үлем сәбәбе “күкрәк аортасы өзелеп аневризма” дип язылган. Сергей Доренконың мәетен Троекурово зираты моргында узган төндә ярганнар, диелгән бу хәбәрдә.

  • Журналист 2014 елдан “Говорит Москва” радиостанциясен җитәкләде, “Подъем” тапшыруын алып барды.