Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районы Новотроицкое авылында исерек йөртүче һәлакәт китереп чыгарган
Нәтиҗәдә, өч кеше җәрәхәтләр ала.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Тукай, 10 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Новотроицкое авылында исерек йөртүче һәлакәт китереп чыгарган, дип яза район газетасы.
Эчкән килеш руль артына утырган 36 яшьлек ир-ат, Новотроицкое авылы эчендә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгара, үзенең һәм тагын ике кешенең сәламәтлегенә зыян китерә. Әлеге ир-ат «Лада Калина» машинасында Комсомолец поселогыннан Яр Чаллыга таба хәрәкәт итә. Алкогольле эчемлек кулланган булуы өстенә, тизлеген дә тиешледән арттыра һәм рульдә 59 яшьлек хатын-кыз булган икенче «Лада Калина» белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, өч кеше җәрәхәтләр ала, хастаханәгә барудан барысы да баш тарта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз