Түбән Кама янындагы һәлакәт турында өстәмә мәгълүмат пәйда булды

Кеше үлеменә китергән һәлакәт Чистай – Түбән Кама юлының 74 нче чакрымында килеп чыккан.
(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Түбән Кама районында кичә кич килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте турында өстәмә мәгълүматлар пәйда булды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы җиткерде. Транспорт һәлакәте Чистай – Түбән Кама юлының 74 нче чакрымында килеп чыккан. "Лада Калина" машинасының 21 яшьлек йөртүчесе ясаячак маневрының куркынычсыз булуына ышанмаган хәлдә алда барган транспорт чарасын узарга чыга һәм каршы як хәрәкәт полосасында "Фольксваген Пассат" автомобиле белән кара-каршы бәрелешә. Шуның аркасында "Фольксваген Пассат" автомобиле дүрт пассажиры да булган "Хайгер" пассажир автобусына килеп бәрелә. Һәлакәт урынында "Фольксваген Пассат" автомобиленең 32 яшьлек йөртүчесе һәм аның пассажиры – 30 яшьлек ир-атның гомере өзелә. Чыганак җиткергән мәгълүматлар әлеге автомобильдәге 22 яшьлек хатын-кыз пассажирның да үлеме турында җиткерде. "Лада" машинасы йөртүчесе авыр хәлдә хастаханәдә ята.