news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Татмедиа» бинасы янында электр үткәргечендәге очкынны видеога төшергәннәр

Агентлыкка видеоны шаһитлар җибәргән.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Татмедиа» бинасы янында троллейбус үткәргечләреннән чыккан очкынны видеога төшергәннәр.

Агентлыкка шаһитлар җибәргән видеода «Энергоуниверситет» транспорт тукталышы янында электр үткәргеченнән очкын чыкканы күренә. Транспорт көтеп торучылар читкәрәк китәргә тырыша.

Очкын электр үткәргечендә кыска ялганыш булу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100