news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе үз-үзенә кул салган

Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, моның сәбәбе шәхси проблемалар булырга мөмкин.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Нурлатның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Фәния Хәсәнова үз-үзенә кул салган.

Агентлык мәгълүматларына караганда, моның сәбәбе шәхси проблемалар булуы мөмкин.

Хезмәттәшләре җитәкченең кичә, 9 мартта вафат булуын раслады.

Билгеле булганча, районның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге башлыгы вазифасына Фәния Хәсәнова 2021 елның гыйнварында билгеләнгән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100