Казанда шәхси йорт подвалында бер кеше сөрем исе белән агуланып үлгән

Моннан тыш, 57 яшьлек ир-атны сөрем исеннән агулану билгеләре белән хастаханәгә китергәннәр.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда шәхси йорт подвалында бер кеше сөрем газы белән агуланып үлгән. Ул йортны яллап яшәгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

6 мартта Казанда Колсәет бистәсендә шәхси йорт подвалында 35 яшьлек ир-ат мәете табылган. Ул йортны яллап яшәгән.

Моннан тыш, 57 яшьлек ир-атны сөрем исеннән агулану билгеләре белән хастаханәгә китергәннәр.

Тикшерүчеләр фаҗига сәбәпләрен ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.