Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районында янгында йорт хуҗасы һәлак булган
Ут бүген иртән Бура-Кирта авылында мунча һәм шәхси йортны ялмап алган.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Зәй районында шәхси йортта чыккан янгында ир-ат вафат булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бүген иртән 112 бердәм номерына Бура-Кирта авылында ут мунча һәм шәхси йортны ялмап алганлыгы турында хәбәр килде», - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Янып беткән корылмаларны актарганда, янгын сүндерүчеләр 65 яшьлек ир-ат мәетен тапкан.
Хәзерге вакытта белгечләр әлеге фаҗига сәбәпләрен билгели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз