Казанда яшәүче хатын-кыз фатирында чыккан янгында пешеп хастаханәгә озатылган

Янгын Себер трактындагы биш катлы йорттагы фатирда чыккан.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Казанда яшәүче хатын-кыз биш катлы йортта чыккан янгыннан соң тән пешүләр белән хастаханәгә озатылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Себер трактындагы бер йортның ике бүлмәле фатирында янгын чыгуы турында мәгълүмат алынган. Янгын чыккан урынга авария бригадалары, янгын сүндерүчеләр, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре килгән.

6нчы номерлы коткару часте янгын сүндерүчеләрен 48 яшьлек фатир хуҗабикәсе каршы алган. Ул янгынның коридорда булуын сөйләгән. Хатын-кыз уттан сакланганда тәнен пешергән.

Дүрт минуттан соң Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны сүндергән. Дүрт квадрат метр мәйдандагы әйберләр янып беткән. Аяклары пешкән хатынны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Башлангыч фаразлар буенча, янгын чыгуга электр җиһазын куллану кагыйдәләрен бозу сәбәпче булган.