Татарстанда 80 яшьлек әби янгында һәлак булды

Янгынга китергән сәбәп – ут белән саксыз эш итү

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, узган тәүлекләрдә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә ашыккан. Бу чорда республикада 7 янгын очрагы теркәлеп, аларда 2 кешенең гомере өзелгән. 10 кеше коткарып калынган.
18 сәгать 47 минутта Яшел Үзәннең Буденный урамындагы бер катлы агач йортта янгын чыга. Янган конструкцияләрне сүткәндә 1960 елда туган ирнең мәете табыла. Тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү, ир өчен әнә шундый нәтиҗә белән тәмамлана.
Үлемгә китергән тагын бер очрак 8 гыйнварда Сарман районының Куҗак авылында теркәлә. Янгын шәхси агач йортта чыга. 9 гыйнвар иртәсендә коткаручылар хәрабәләр арасында 80 яшьлек әби мәетенә юлыга. Бу юлы янгынны ут белән саксыз эш итү китереп чыгарган.