Әлмәттә бала өстенә зур кар кисәге ишелеп төшкән

Хәзер бала хастаханәдә

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә 11 сәгать 11 минутта Әлмәт шәһәре эзләү-коткару постының дежур сменасына Толстой урамындагы 15 нче йорт янында кар катламының бала өстенә ишелүе хакында хәбәр алына.
ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрләренә караганда, зыян күрүче баланы кар өеменнән узып баручылар коткарган һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янәдән кар ишелүгә юл куймас өчен, бу урынны җентекләп тикшергән.
Кичә бәлагә тарыган тагын бер кешенең гомере саклап калынган. Бу юлы -Тәтеш районында. Балык тотарга китеп, адашкан 1958 елгы граждан табылып, яшәү урынына кайтарылган.