Казан-Оренбург трассасында 3 кешенең гомере өзелде

“МАЗ” автомобиленең җиңел автомобиль белән бәрелешүе әнә шундый фаҗигага китерде

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан-Оренбург трассасының Чистай районы территориясенә туры килгән 138 нче километрында кичә зур юл һәлакәте теркәлде.
“МАЗ” “Дэу Нексия” җиңел автомобиле белән бәреләшә. Әлеге юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә алган имгәнүләрдән 1982 елда туган “Дэу Нексия” йөртүчесенең һәм машинадагы 1981 елгы пассажирның гомере шунда ук өзелә.
Һәлакәткә таручыларның гәүдәләрен һәм имгәнүчеләрне деформацияләнгән автомобиль конструкцияләреннән коткаручылар ярдәме белән генә чыгарып булган. “Дэу Нексия”нең тагын бер пассажиры 2006 елда туган малай исән килеш коткарылса да, алган яралардан ул соңрак Чистай Үзәк район хастаханәсендә җан бирә.