420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Казанда әбисе белән җәяүлеләр кичүеннән чыгучы җиде яшьлек кызны машина бәрдергән. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Кичә иртән Сахаров урамында чит ил машинасын йөртүче хатын-кыз җиде яшьлек кыз баланы бәрдерә. Бала әбисе белән бергә җәяүлеләр кичүеннән чыга торган булган, әмма хатын-кыз аларга юл бирмәгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә кыз баланың аяклары бераз җәрәхәтләнгән.