Казанда җәяүлеләр кичүендә бер хатын-кызны машина бәрдергән

Юл һәлакәте кичә иртән Җиңү проспекты һәм Минск урамында килеп чыккан.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда җәяүлеләр кичүендә бер хатын-кызны машина бәрдергән. Бу хакта Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Кичә иртәнге уннарда Минск урамында юл һәлакәте булган: чит ил автомобиленең йөртүчесе, чатта борылган вакытта, светофорның яшел утына җәяүлеләр кичүе буйлап юл аша чыгып барган 34 яшьлек хатын-кызны таптаткан.

Төрле тән җәрәхәтләре алган җәяүлене хастаханәгә озатканнар.