Татарстанда бер егет дүртенче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп исән кала

Гадәттән тыш хәл Лаеш техник-икътисад техникумы тулай торагында килеп чыккан.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Лаеш техник-икътисад техникумы тулай торагы тәрәзәсеннән бер егет егылып төшкән, дип хәбәр итә «Камская Новь».

Төрле тән җәрәхәтләре алган егет хастаханәгә озатылган. Гадәттән тыш хәлнең ни сәбәпле килеп чыгуы ачыклана.