Татарстанда трактор күпердән егылып төшеп, елгада баткан – фото

Күпердән барганда трактор йөртүчесе идарәне югалтып, Шонталы елгасына егылып төшә.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Алексеевск районында трактор боз астына төшкән, дип хәбәр итә районның “Заря” газетасы.

 

Бу хәл 8 ноябрьдә көндез Урта Тәгәнәле авылында була. Күпердән барганда трактор йөртүчесе идарәне югалтып, Шонталы елгасына егылып төшә. Тракторчыга зыян килмәгән.