Мәскәүдә ТАССРның элеккеге эчке эшләр министры Николай Демидов белән хушлаштылар

СССРның элеккеге эчке эшләр министры урынбасары 9 октябрьдә үзенең туган авылында – Татарстанның Лаеш районы Урта Девятово авылында җирләнәчәк.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Мәскәү Үзәк клиник хастаханәсендә СССРның элеккеге эчке эшләр министры урынбасары һәм ТАССРның элеккеге эчке эшләр министры Николай Демидовны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегеннән хәбәр иттеләр.

Хушлашу мәрасимендә Вәкаләтле вәкилнең беренче урынбасары Илдар Мөхәммәдьяров, Вәкаләтле вәкиллек каршындагы Офицерлар клубы рәисе, генерал-полковник Валерий Баранов һәм генерал-полковник Искәндәр Галимов, Россиядә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова, РФ Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты башлыгы, генерал-лейтенант Владимир Кубышко, Мәскәү Хөкүмәте, Россия Эчке эшләр органнары ветераннар советы вәкилләре һ.б. катнашты.

Татарстан Республикасы җитәкчеләре, шул исәптән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Демидовка зур хөрмәт белән карады, дип билгеләп үтте Мөхәммәдьяров.

Генерал-лейтенант ышанычлы, тәвәккәл һәм бик кыю, үз өстенә зур җаваплылык алырга сәләтле кеше иде, дип искәртте ул.

«Николай Иванович Ватаныбызның чын солдаты иде. Автобиографик китабында ул үзен нәкъ менә шулай атаган. Бүген без Николай Ивановичны туган авылына мәңгелек йортка озатабыз. Ул Ватанга бурычын тулысы белән үтәде», - диде Мөхәммәдьяров.

Демидов 6 октябрьдә Мәскәүдә озакка сузылган авырудан соң 89нчы яшендә вафат булган.

СССРның элеккеге эчке эшләр министры урынбасары 9 октябрьдә үзенең туган авылында – Татарстанның Лаеш районы Урта Девятово авылында җирләнәчәк.

Генерал-лейтенантны соңгы юлга озатырга ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин да киләчәк.