Әгерҗедә баһадир спортчы Антон Шушпанов белән хушлашалар

Ул пневмония белән авырган.

(Әгерҗе, 9 октябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗедә спортчы, Чечня Республикасы территориясендә хәрби конфликтта катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераны Антон Шушпанов вафат. Кызганычка, төрле ярышларда күп тапкырлар җиңү яулаган район баһадиры пневмонияне җиңә алмады.

Аның белән хушлашу шимбә көнне сәгать көндезге 12дә Чапаев урамы, 5 йорт ишегалдында узачак.

Антон шат күңелле дус һәм иптәш, ышанычлы көрәштәш, намуслы хезмәттәш, гадел һәм яхшы кеше буларак истә калыр.