news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт мәктәбендә балаларны ашатмау турында мәгълүматны прокуратура тикшерә

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз мәктәп укучыларын ашатмауның сәбәбен ачыклау үтенече белән социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать итте.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәт шәһәренең 21 нче номерлы мәктәбендә инде бер атна дәвамында балаларны ашатмаулары турындагы мәгълүматны прокуратура тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә Әлмәттә яшәүче хатыннын мөрәҗәгате барлыкка килде. Хатын-кыз 21 нче номерлы мәктәптә инде бер атна дәвамында балаларны ашатмауларын хәбәр итә. Аның сүзләренчә, туклану өчен түләү дә гамәлдә калган.

Күзәтчелек ведомствосына билгеле булганча, уку йортында пешекчеләр эштән киткән. Хәзер республика прокуратурасы йөкләмәсе буенча тикшерү эшләре башланган. Бу мәктәпкә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Игорь Нагаевны җибәргәннәр.

«Тикшерү эше нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк, шул исәптән гаепле вазыйфаи затларның җаваплылыгы турында мәсьәлә дә хәл ителәчәк», — диде Руслан Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100