«Башкортостан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Самат Галин вафат булды

Самат Галинның хезмәттәшләре сүзләренчә, мәрхүм пневмония белән авырган.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). «Башкортостан» газетасы баш мөхәррире урынбасары Самат Галин Уфада 52 яшендә вафат булды. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Самат Галинның хезмәттәшләре сүзләренчә, мәрхүм пневмония белән авырган.

Самат Галин Башкортстан Республикасы Әбҗәлил районы Хәлил авылында туган. 2013-2015 елларда ул «Оскон» газетасының баш мөхәррире, Әбҗәлил районы мәгълүмат үзәге директоры була.