Мәскәүдән Төмәнгә очкан «Урал авиалинияләре» самолеты Казанда төшәргә мәҗбүр булган

Якын арада самолет рейска кузгалачак.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Мәскәүдән Төмәнгә очкан «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе самолеты Казанда төшеп утырырга мәҗбүр булды. Бу турыда авиакомпания матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Мәскәүдән Төмәнгә очканда җиһазны суыту вентиляторы сафтан чыгу турында сигнализация кабынган.

Һава судносы командиры самолетны Казан аэроопортына мәҗбүри төшереп утырту турында карар кабул иткән.

Самолет бортында булган 102 пассажир вакытлыча кунакханәгә урнаштырылган.

«Якын арада самолет рейска кузгалачак», — дип ачыклык керттеләр авиакомпаниядә.