news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә, сүндерелмәгән тәмәке аркасында өйдә янгын чыгып, ир-атның гомере өзелгән

Моннан бер ел элек ир-ат үз өендә ТР Президенты программасы буенча янгын турында хәбәр иткеч урнаштырудан баш тарткан. Ул аның гомерен саклап кала алган булыр иде.

Минзәләдә, сүндерелмәгән тәмәке аркасында өйдә янгын чыгып, ир-атның гомере өзелгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Минзәләдә, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында өйдә янгын чыгып, ир-атның гомере өзелгән Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 21.40 сәгатьтә Минзәлә шәһәренең Роза Люксембург урамында шәхси йорт януы хакында хәбәр килгән.

Чакыру буенча килгән 122нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре төтен белән тулган өйнең бер бүлмәсендә 54 яшьлек ир-ат — беренче төркем инвалидның мәетенә юлыккан.

Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан дип фаразлана. Янгынның мәйданы бер квадрат метр тәшкил иткән.

Моннан бер ел элек ир-ат үз өендә ТР Президенты программасы буенча янгын турында хәбәр иткеч урнаштырудан баш тарткан. Ул аның гомерен саклап кала алган булыр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100