news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида башы белән баскыч рәшәткәсендә кысылган 6 яшьлек кызны коткарганнар

Кыз подъездга чыккан, башын кызыксынып баскыч рәшәткәсенә тыккан һәм шунда «бикләнеп» калган.

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Менделеевскида башы белән баскыч рәшәткәсендә кысылып калган 6 яшьлек кызны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә Менделеевскида 14.14 сәгатьтә 112 бердәм номерына күп фатирлы йорт подъездында бер баланың башы белән баскыч рәшәткәсендә кысылып калуы хакында хәбәр килгән.

Соңрак ачыкланганча, гадәттән тыш хәл 6 яшьлек кызның әти-әнисе эштә, бала исә абыйсы белән калган чагында булган.

86нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре гидравлик инструмент ярдәмендә рәшәткәнең тимерен аерган һәм баланы «коллыктан» азат иткән. Кыз зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100