news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районында Идел култыгында батып үлгән ир-атның гәүдәсе табылган

Статистика буенча, суда үлү очракларының 80 проценты кешеләрнең исерек һәм тыелган урыннарда коенуы аркасында килеп чыга.

Яшел Үзән районында Идел култыгында батып үлгән ир-атның гәүдәсе табылган

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Яшел Үзән районында Идел елгасы култыгында батып үлгән ир-атның гәүдәсе табылган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә республиканың Яшел Үзән районындагы Октябрьский бистәсеннән ерак түгел урнашкан «Гидромеханизаторлар» бакчачылык ширкәте янында шаһитлар суда ир-атның мәетенә тап булган.

Бу хәл турында алар 2.50 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 бердәм номерына шалтыратып хәбәр иткән. Урынга шунда ук 2нче зона коткару отряды водолаз төркеме килгән. Иртәнге бишенче яртыда водолазлар 43 яшьлек ир-ат мәетен табып, полицейскийларга тапшырган.

Үлем сәбәбен хокук саклау органнары хезмәткәрләре ачыклый.

Кызганыч, июль башыннан бирле генә дә Татарстан сулыкларында 12 һәлакәт булган, аларда 12 кеше һәлак булган. Тагын 6 кеше, шул исәптән бер баланы, коткарып кала алганнар.

Статистика буенча, суда үлү очракларының 80 проценты кешеләрнең исерек һәм җиһазландырылмаган һәм тыелган урыннарда коенуы аркасында килеп чыга.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе эссе һава торышына карамастан, бу көннәрдә су коену - тормыш өчен зур куркыныч булуын кисәтә.

Республикада коену сезоны коронавирус пандемиясе белән бәйле киеренке хәл аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына ачылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100