Казан туристлары Абхазиядә юл-транспорт һәлакәтенә очраган

Кичә Пицунда шәһәре янында булган һәлакәттә 9 кеше зыян күргән.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Казан туристлары Абхазиядә автобус һәм җиңел машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Бу турыда РИА Новости Абхазия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.Кичә Пицунда шәһәре янында маршрут автобусы белән җиңел машина бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте вакытында автобуста 15 пассажир булган, аларның тугызы зыян күргән.Һәлакәт аркасында Казан, Санкт-Петербург һәм Әстерханнан килгән туристлар имгәнгән. Зыян күрүчеләрнең гомеренә куркыныч янамый.