news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Лада» автомобиле 10 яшьлек баланы бәрдергән

Нәтиҗәдә, малай аягын имгәткән.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Казанда «Лада» автомобилен идарә иткән хатын-кыз 10 яшьлек баланы бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке алтылар тирәсендә Ибраһимов проспектындагы ишегалларының берсендә җиңел автомобиль 10 яшьлек малайны таптаткан.

9нчы модельле «Лада» автомобилен идарә иткән кыз тизлекне чамалап бетермәгән һәм балага килеп бәрелгән дип фаразлана. Нәтиҗәдә, малай аягын имгәткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100