Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районында “Рено Сандеро” йөртүчесе юлдан түбән капланып һәлак булган
Аның куркынычсызлык каешын эләктермәгәнлеге ачыкланган
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Теләче районында килеп чыккан юл һәлакәте нәтиҗәсендә 1977 елгы ир-ат һәлак булган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге.
Кичә сәгать 17.43тә Казан – Шәмәрдән юлының 71нче чакрымында “Рено Сандеро” автомобиле йөртүчесе, фаразлар буенча, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юлдан түбән төшеп каплана. Җәрәхәтләрдән ул һәлакәт урынында ук җан бирә. Йөртүченең куркынычсызлык каешын эләктермәгәнлеге ачыклана.
Июнь башыннан Татарстандагы юлларда 96 һәлакәттә 11 кешенең гомере өзелгән, тагын 110ы җәрәхәтләнгән, имгәнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз