Әлмәтле бер хатынның машинасын талаган

Ул 25 яшьлек, беркайда да эшләмәүче кыз булып чыга

 (Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Әлмәт полицейскийлары машинадан әйберләр урлаучыны тиз тоткарлаган. Ул 25 яшьлек, беркайда да эшләмәүче, элек шундый ук җинаять өчен хөкем ителгән Әлмәт кызы булып чыга.

Эш болай була: 40 яшьлек автоледи, кич белән эштән соң, машина эчендә сумкасын онытып калдыра. Анда 8 мең сум акча, банк карталары, документлар була. Аларны урлыйлар. Килгән зыян барлыгы 16 мең сумны тәшкил итә.

Җинаятьче тоткарлана. Телефон хуҗасына кире кайтарыла. Тоткарланучы кыз сак астына алына. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.