news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автобус һәм фура белән авариядән соң, Татарстан прокуратурасы тикшерү башлады

Хәзер җинаять эше ачу турында мәсьәлә хәл ителә.

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Автобус һәм фура катнашындагы авария урынына Чистай шәһәре прокуроры вазифаларын башкаручы Фидель Әхмәтҗанов килде. Хәзер җинаять эше ачу турында мәсьәлә хәл ителә.

«Тикшерү күзәтчелек ведомствосында махсус контрольгә алынды», — диде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Авария бүген иртәнге бишләр тирәсендә Чистай районының Выселки авылы янында булды. Фура һәм микроавтобус бәрелешкәч, биш кеше үлде, тагын дүрт кеше хастаханәгә җибәрелде.

Фаҗига урынында оперштаб оештырылды, юл-транспорт фаҗигасе белән бәйле сораулар өчен кайнар элемтә эшли.

Соңрак билгеле булганча, фура йөртүчесе каршы як хәрәкәт полосасына чыккан.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100