Видео: Казанга керү юлында төзек булмаган пассажир микроавтобусы тоткарланган

Ватык автобус махсус стоянкага урнаштырылган, барлык пассажирлар да башка транспортка күчеп юлын дәвам иткән.

 (Казан, 9 май, «Татар-информ»). Казанга керү юлында руль идарәсе төзек булмаган «Форд Транзит» пассажир микроавтобусы тоткарланды, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү имтихан эше бүлеге башлыгы урынбасары Дамир Хәмидуллин.

«ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан шәһәрара автобусларга күзәтчелек итү буенча планлы эш алып барыла. Мисал өчен, 5 майда Казанга керү юлында төзек булмаган пассажир микроавтобусы тоткарланды. Автобуста 12 пассажир бар иде. Транспорт чарасын тикшерү барышында аның руль идарәсе төзек булмавы ачыкланды. Нәтиҗәдә, автобус шоферына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Автобус махсус стоянкага урнаштырылды, барлык пассажирлар да башка транспортка күчеп юлын дәвам итте», - дип белдерде Дамир Хәмидуллин.