Татарстанда җиңел автомобиль фурага килеп бәрелгән, ике кеше зыян күргән

Авария М7 трассасында – республиканың Питрәч районында булган.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген М7 федераль трассасында, республиканың Питрәч районында трактор, җиңел һәм йөк автомобильләре катнашында юл һәлакәте булган.

Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, җиңел автомобиль зур тизлектә фурага килеп бәрелгән. Шуның аркасында машинаның алгы өлеше бик нык яньчелгән, трассага ягулык аккан.

Шаһитлар әйтүенчә, юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән.