Шартлату җайланмасы куелу хәбәреннән соң, Казан Идел буе судыннан кешеләр чыгарылган

Бинадан барлыгы иллегә якын кешене чыгарганнар.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән Казанның Идел буе районы судына шартлату җайланмасы куелу турында хәбәр килде.

Хәбәр алуга урамга барлыгы иллегә якын кешене чыгарганнар. Хәзер урында махсус хезмәтләр эшли.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, шартлату җайланмасы турында хәбәр килүгә Казанның Совет, Киров һәм Вахитов районнарында эвакуация булган иде. Моннан тыш, кичә Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бинасыннан да кешеләрне чыгарганнар иде.