news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Лада» һәм «Нива» машиналары бәрелешкән, бер кеше зыян күргән

Авария бүген иртән Түбән Кама шәһәрендә булган.

Татарстанда «Лада» һәм «Нива» машиналары бәрелешкән, бер кеше зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Кама шәһәрендә «Лада» һәм «Нива» машиналары бәрелешү нәтиҗәсендә бер автомобиль әйләнеп капланган, шоферы зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Түбән Кама шәһәрендә «Нива» автомобиленең 48 яшьлек йөртүчесе «Лада» машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Лада» түбәсенә әйләнеп капланган.

«Авария нәтиҗәсендә «Лада» автомобиленең 31 яшьлек йөртүчесе зыян күргән. Ашыгыч ярдәм табиблары ир-атны караганнан соң өенә кайтарып җибәргән», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot