news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада өендә антисептик ясап саткан ир-атны тоткарлаганнар

28 яшьлек ир-ат үзе ясаган антисептикның бер шешәсен 100 сумга саткан.

Түбән Камада өендә антисептик ясап саткан ир-атны тоткарлаганнар
МВД по РТ

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Түбән Камада яшәүче бер кешене өендә антисептик ясаган һәм аны социаль челтәрдә саткан өчен тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.

Түбән Кама районы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре ачыклаганча, Түбән Камада яшәүче кеше фатирда антисептик җитештерүне көйләгән.

Ул глицерин һәм водород эретмәсе белән этил спиртын бутаган, ә алынган эремәне 30 мл сыешлы флаконнарга агызган һәм интернетта бер данәсен 100әр сумнан саткан. Моның өчен аның бернинди рөхсәт документлары да булмаган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге һәм полиция хезмәткәрләре «эшмәкәр»не тоткарлаган һәм аннан  кулдан ясалган антисептиклы 270 флакон алынган. Чимал да: 22 флакон этил спирты, ике флакон водород эретмәсе, сигез флакон глицерин, 20 литр спиртлы сыекча конфискацияләнгән. Алынган продукциянең гомуми суммасы 27 мең сум тәшкил иткән.

Бөтен продукцияне экспертизага җибәргәннәр, аның нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100